11 апрельдә Зәйнең Җиңү бульварындагы Азат итүче сугышчы һәйкәле янында хәрби госпитальләргә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең 29нчы партиясен җибәрделәр. 20 тонналы зур йөк машинасына беренче чиратта кирәкле әйберләр (азык-төлек, дарулар, эчәргә яраклы су һәм алмаш кием-салым) төялгән.
«Бу - Зәйдән «Кама аръягы - госпитальләргә ярдәм» төркеме волонтерлары аша озатыла торган 29нчы гуманитар ярдәм. Аны Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Азнакайда яшәүчеләр җыйды», — дип сөйләде волонтерлар төркеме җитәкчесе Наталья Березина.
Гуманитар йөк составында алмаш кием-салым, дарулар, азык-төлек, су тутырылаган мичкәләр, Әлмәт һәм Зәй волонтерлары кискән токмач һ.б. әйберләр бар.
«Яралыларга өй токмачыннан аш пешерәчәкләр. Шулай ук хәрбиләр үлән чәйләре дә эчә - аларны да күпләп җибәрәбез», — дип өстәде ул.
Чарага район хакимияте вәкилләре, предприятие җитәкчеләре һәм шәһәр халкы килгән иде. Йөкне машинага төяүдә мәктәп укучылары ярдәм итте.
«Бүген якташларыбыз махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый. Алар сынауларны җиңеп чыга, зур батырлык күрсәтә һәм Җиңүне якынайта. Зәй халкы фронтка һәм госпитальләргә актив рәвештә ярдәм итә. Бездән барлыгы 59 гуманитар конвой җибәрелде», - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Гуманитар йөкне тәҗрибәле машина йөртүче, Донецк кешесе Роман Потапов алып бара. Волонтерлар алдагы партияне әзерли башлады инде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
«Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Искәртеп үтәбез, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Әле күптән түгел генә Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге казанышларында сугыш ветераннарының һәркайсының зур өлеше бар.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.
Свежие комментарии