На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Марат Җәббаров: Һәр ярминкә халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышып оештырыла

Республикада язгы ярминкәләр сезоны старт алды. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ярминкәләр кулланучы ихтыяҗларын өйрәнеп оештырылуын билгеләде.

«Әлбәттә, һәр ярминкә халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышып оештырыла. Бүгенге беренче язгы ярминкәдән соң анализлауга керешәчәкбез.

Беренче көн ажиотажлы, гадәттәгечә. Ниләр күп, нәрсәләр әлегә җитеп бетмәвен карарбыз. Бүген исә һәр төр продукция муллык белән тәкъдим ителгәненә инандык», — диде ул.

Шулай ук министр журналистлар белән аралашканда, йомырка сатучы сәүдә нокталары янындагы чиратлар турында да ачыклык кертте.

«Безнең республика үзенең халкын тулысынча йомырка белән тәэмин итә. Әле менә мәсәлән, Лаештагы «Яратель» кошчылык фабрика елына 800 миллион йомырка җитештерә. Һәм яңа проект буларак шундый фабрика Апас районында да төзелә. Без ул проектның беренче этабын ел ахырында тапшырачакбыз, ул «Ак Барс» холдингыныкы. Ел азагына сафка бастырылгач, анда да җитештерү башланачак», — дип ассызыклады Җәббаров.

Узган елның язгы бәяләре белән чагыштырганда, министрлыкның матбугат хезмәте кайбер азык-төлеккә бәяләр түбәнәйгәнен дә билгеләп үтә. Мәсәлән, кош ите (175 сум) һәм тавык йомыркасы (100-105 сум) — 5 процентка түбәнрәк. Ә менә дуңгыз ите (300 сум), шикәр (60 сум), он (30 сум), сөт (50 сум) — былтыргы дәрәҗәдә калган. Майның хакы да көз сатылганча, килосы 770 сум. Сөякле сыер ите (500-550 сум) — шәһәр буенча уртача бәядән 15-20 процентка түбәнрәк. Бәрәңге тулаем Россия буенча бәя артуга бәйле рәвештә, 40 сум диләр, бу шәһәр буенча уртача бәяләрдән 25-50 процентка арзан.

  • Былтыр ярминкәләрдә 1 млрд 704 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Аерым күрсәткечләрне алганда: 7 243 тонна яшелчә, 419 тонна сөт, 941 тонна шикәр, 4 млн 406 мең данә тавык йомыркасы, 1 мең 849 тонна ит.

 

Ссылка на первоисточник
наверх