На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Татьяна Голикова КАМАЗ генераль директорының ике урынбасарын бүләкләде

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Бөтенроссия студент отрядлары слетында «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директорының ике урынбасары - Жанна Хәлиуллина һәм Сирень Галиәкбәровка Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу хакта «КАМАЗ» Бөтенроссия җитештерү отряды хәбәр итә.

Хәлиуллина – генераль директорның персонал, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә, ә Галиәкбәров иминлек буенча урынбасары.

Алар предприятиедә студент отрядлары эшенә кураторлык итә.

Студент отрядлары хәрәкәтенең 65 еллыгына һәм Россия студент отрядлары оешуга 20 ел тулуга багышланган Бөтенроссия студент отрядлары слеты Мәскәүдә узды. Анда илнең барлык төбәкләреннән 5,5 мең кеше катнашты.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россиянең 200 студенты кышын Татарстанда КАМАЗның җыю цехларын тулыландырачагы хакында хәбәр иткән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх