На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Илгиз Зәйниев: «Алтын битлек» тантанасы Казанда узгач, башкаларның да үткәрәсе килер

Камал театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев башка төбәкләр дә «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасын уздырырга теләрләр дип саный.

«Алтын битлек» театр премиясенең быел Казанда тапшырылуы безнең яңа театр бинасы белән бәйле. Владимир Львович безнең бинаны күргәч тантана һичшиксез монда узарга тиеш дигән фикергә килгән.

Республика җитәкчелеге дә бу фикерне хуплаган. Казанда үткәннән соң күп регионнарның үзләрендә үткәрәсе килер», диде ул журналистларга «Алтын битлек» театр премиясе номинантларына багышланган «Театр афишадан башлана» күргәзмәсе ачылышында.

«Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасын Мәскәүдән килгән команда үзе әзерли. Без кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез», диде ул.

Илгиз Зәйниев мондый театраль бәйрәмнәр беренче чиратта дуслар белән күрешү һәм яңа дуслар булдыру диип саный.

  • Бүген Казанда – Камал театрының яңа бинасында «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узачак. Чаралар кичә үк башланды. Казанда «Алтын битлек» театр премиясе программасы кысаларында иҗади очрашулар, лекцияләр, осталык дәресләре үтә. Бу чаралар бүгеннән Милли китапханәдә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты мәйданчыкларында оештырылды.
  • Илгиз Зәйниев үзе һәм аның «Авиатор» курчак спектакле – «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх