На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Краснодарда край татар мәдәнияте фестивале узды

Краснодарда 27 октябрьдә Край татар мәдәнияте фестивале узды. Чараны Краснодар крае администрациясе эчке сәясәт департаменты ярдәмендә Краснодар краеның «Болгар-К» татар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

«Һәр кешенең кече Туган җире бар, һәм ул аны сакларга һәм якларга тиеш.

Туган җирне ярату — аның тарихын, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен белү дигән сүз. Бу кешеләрне теге яки бу халыкка каравы белән горурланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә без туган телебезне, горурлыгыбызны сакларга тырышабыз, ата-бабаларыбызга һәм уникальлегебезгә хөрмәт күрсәтәбез. Ләкин безнең халыкның, безнең шәһәрнең төп байлыгы – ул кешеләр!» - дип ачып җибәрде фестивальне татар җәмгыяте рәисе урынбасары Рида Колотова.

Сәламләү сүзе белән мөхтәрәм кунаклар – Краснодар крае администрациясе эчке сәясәт департаменты киңәшчесе Наталья Григорова, Краснодар крае Россия халыклары ассамблеясе гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе Василий Чанба, Краснодар крае һәм Адыгея Республикасы милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре чыгыш ясады.

Иҗат коллективларының матур чыгышлары, күңелле татар җырлары һәм дәртле биюләр фестиваль кунакларын татар халкы мәдәниятенең күптөрлелеге белән таныштырды, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх