<p>4 июньдә Түбән Новгородта татарларның милли бәйрәме Сабантуйны уздыруга багышланган киңәшмә узды. Бәйрәм 27 июльдә була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.</p> <p>Киңәшмә бәйрәм уздырылачак урында – Автозавод мәдәният һәм ял паркында узган. Очрашуда Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе һәм Түбән Новгород администрациясе вәкилләре катнашкан.
</p> <p>Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе башкарма комитеты татар мәдәниятенә битараф булмаган һәркемне Түбән Новгородта Сабан туен оештыруда катнашырга чакыра. Оешма бәйрәмне үткәрү өчен волонтерлар, партнерлар, активистлар, иганәчеләрне көтә.</p> <p>Шулай ук хәбәрдән аңлашылганча, иң актив волонтер һәм партнерларны Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе милли бүләкләр һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтәчәк.</p>Түбән Новгород Сабан туен оештыручылар иганәчеләр эзли
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии