На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе узды

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә ана теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе - форумы узды. Форумда катнашучылар «Бүгенге шартларда үсеп килүче буыннарны гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү үзенчәлекләре» дигән темага «түгәрәк өстәл» артында фикер алыштылар. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Анда өлкә мәктәпләрендә белем бирүче 30дан артык татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Ана теле укытучыларын өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Шәфикъ Иматдинов, «Өмет» газетасы җаваплы секретаре Рузия Хәлимова сәламләде. Алар Гаилә елы кысаларында башкарган эшләре турында сөйләделәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх