Бүген Болгар ислам академиясенең Казан вәкиллегендә дини оешмаларның хәрбиләр һәм ветераннар белән эш тәҗрибәсенә багышланган түгәрәк өстәл башланды.
Чарада православие һәм ислам диннәре вәкилләре хәрби хезмәтнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгыту һәм хәрби коллективларда һәм хәрбиләрнең гаиләләрендә сәламәт климат булдыру турында фикер алышачак.
«Махсус хәрби операция башлану белән хәрбиләргә рухи ярдәм ихтыяҗы туды. Бүгенге түгәрәк өстәлнең максаты - дини оешмалар вәкилләренең хәрби хезмәтнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуда һәм хәрби коллективларда һәм хәрбиләрнең гаиләләрендә сәламәт климат булдыруда тәҗрибә уртаклашу», - диде академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов.
Бүген чарада катнашучылар хәрбиләр белән рухи-агарту эше мәсьәләләрен күтәрәчәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләрен тернәкләндерүдә руханиларның роле турында фикер алышачак.
«Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре белән аралашу практикасыннан чыгып, игътибарны ике мөһим аспектка юнәлтергә теләр идем. Беренчедән, тернәкләндерү процессы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыга гына түгел, ә аның гаиләсенә дә кагылырга тиеш. Ихтыяҗ ветераннар ягыннан гына түгел, аларның гаиләләре ягыннан да килә.
Икенчедән, махсус хәрби операциядә катнашучыларыга һәм аларның гаиләләренә рухи ярдәм күрсәтүдә акцентны күчерергә кирәк — хәрбиләр тыныч тормышка әйләнеп кайтканчы, турыдан-туры хәрби хәрәкәтләр зонасында тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтергә. Мондый ярдәм бик кирәкле. Монда полк имамнарының роле мөһим», - дип билгеләп үтте академия ректоры.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук алгы сызыктагы хәрбиләргә актив ярдәм итүче православие руханилары да катнаша.
Ислам вәкилләре кебек үк, алар гуманитар ярдәм алып баралар һәм хәрбиләргә рухи ярдәм күрсәтәләр.
Свежие комментарии