На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...
  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...

Дума депутаты: 1 сентябрьдән фельдшерлар табиб вазифаларын башкара алачак

Россиядә 1 сентябрьдән фельдшерлар һәм акушерлар белгечләр җитмәгән яки алар вакытлыча булмаган чакта участок табибы, терапевт, педиатр һәм акушер-гинеколог вазифаларын башкара алачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Вероника Власова хәбәр итте.

«РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк боерыгы нигезендә, фельдшерлар һәм акушерлар участок табибы – терапевты, педиатр һәм акушер-гинеколог ваифаларын башкара алачак.

Аларга бу вәкаләтләрне белгечләр җитмәгән яки алар вакытлыча булмаган чакта медицина оешмасы җитәкчесе тапшыра ала. Карар федераль дәрәҗәдә расланган һәм медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлтелгән, бигрәк тә кече торак пунктларда һәм авыл җирлекләрендә», - диде Власова.

Парламентарий сүзләренчә, мондый адым сәламәтлек саклау системасының реаль ихтыяҗына җавап булган, бигрәк тә төбәкләрдә.

«Без пациентлар амбулаторияләрендә яки фельдшерлык-акушерлык пунктында вакытлыча табиб булмау сәбәпле, ярдәмсез калуына юл куя алмыйбыз. Яңа боерык фельдшерларга һәм акушерларга грамоталы рәвештә, үз вәкаләтләре чикләрендә, әмма кешеләр өчен файда белән пациентларга ярдәм күрсәтү эшенә кушылырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде ул.

Власова аңлатканча, әлеге карар – табибларны алыштыру түгел, ә сәламәтлек саклауның беренчел звеносында бик кирәкле чара. Ул медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттырырга, халыкның ышанычын ныгытырга һәм пациентларның ихтыяҗларына тизрәк җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх