На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Ютазы авылында Фәүзия һәм Әбүзәр Нәдыршиннар бриллиант туйларын билгеләп үтте

Ютазы авылында мәхәббәтләре вакыт сынауларын узган Фәүзия һәм Әбүзәр Нәдыршиннарның гаиләсе туйларының 60 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта «Ютазы таңы» яза.

Юбилярларны шушы күренекле вакыйга уңаеннан Ютазы районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова һәм Ютазы авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина котлады. Алар бәхетле парларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм шәхсән үземнең исемнән сезне шушы зур вакыйга белән котлыйм, сезгә озын гомер, бер-берегезгә карата түземлелек һәм җылылк телим, якыннарыгызны, балалар һәм оныкларыгызны шатландырып яшәгез. Ныклык-сәламәтлек, бәхет сезгә, - диде Гүзәлия Фәхертдинова.

Әбүзәр Гаделша улы Яссы Тугайда, Фәүзия Абдулла кызы Иске Урыссуда туган, әмма язмыш аларны Октябрьский шәһәрендә очраштырган. Армиядә хезмәт иткәннән соң яшь егет телемастер булып урнаша. Бервакыт аннан туганы күрше тулай торакта яшәүче кызның радиоприемнигын төзәтеп бирүен үтенә. Фәүзия белән Әбүзәр шулай таныша, һәм бу беренче очрашу гомерлеккә әверелә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх