На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Равил Хисаметдинов Биектау районы башлыгы итеп икенче срокка сайланды

Бүген Биектау районы советы утырышында депутатлар Равил Хисаметдиновны район башлыгы итеп икенче срокка сайлады.

«Бу формаль рәвештә эшләнгән нәрсә яки биографиядәге бер юл гына түгел, бу безнең районның һәр кешесе алдында зур җаваплылык», – дип ассызыклады Равил Хисаметдинов.

Аның сүзләренчә, шәһәр янында урнашкан районның үз үзенчәлекләре бар.

«Монда бер ел өч ел кебек уза: төзелеш темплары, халык саны арту, инфраструктурага ихтыяҗ – барысы да аерым игътибар һәм стандарт булмаган карарлар таләп итә. Биектау районы – ул уникаль идарә мәктәбе, монда артык вакыт юк, монда нәтиҗә хәзер үк кирәк», - дип белдерде ул.

2021 елда Хисаметдинов эшкә керешкәннән бирле районда алга таба үсеш өчен ныклы нигез салынды: яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелде, юллар ремонтланды, коммуналь өлкә, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектлары яңартылды.

«Алда тагын да зуррак бурычлар көтә. Республика җитәкчелеге һәм район халкы ярдәме белән безнең бердәм команда иң кыю планнарны тормышка ашыра алачак, дип ышанам. Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Аны конкрет эшләр белән акларга тырышачакмын!» - дип билгеләде ул.

Равил Хисаметдиновның кандидатурасын яклап Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.

«Биектау районы зур потенциалга ия. Соңгы елларда биредә ишегалларын төзекләндерүдән алып социаль инфраструктураны модернизацияләүгә кадәр бик күп әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылды. Әмма алда әле күп эшләр көтә. Моның өчен компетентлы, дәртле һәм үз эшенә тугры җитәкче таләп ителә», - дип ассызыклады ведомство башлыгы.

Айзатуллин ассызыклаганча, Хисаметдинов профессиональлек һәм республика хакимияте вәкилләре һәм район халкы белән конструктив диалог төзү сәләтен берләштерә.

«Шуның нәтиҗәсендә бик күп мөһим мәсьәләләр оператив һәм нәтиҗәле хәл ителә. Аның җитәкчелегендә республика һәм федераль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Район ышанычлы үсешен дәвам итәчәк, ә кешеләрнең тормышы тагын да уңайлырак һәм иминрәк булачак», – диде министр.

Сайлауны депутатлар раслады һәм Равил Хисаметдинов рәсми рәвештә Биектау районы башлыгы вазифасына икенче срокка кереште.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх