На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Вячеслав Володин Казанда ачылган «ЭНЕРГОПРОМ» форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан халыкара энергетика форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

«Сезне һөнәри бергәлек һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, экспертларны, шулай ук безнең белән дус илләрдән килгән делегацияләрне берләштергән форумда сәламлим. Сезнең алда энергетика иминлеген тәэмин итү, инновацион технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр, заман таләп иткән шартларда энергетиканы үстерү перспективалары турында фикер алышу бурычы тора», - диелә Володинның мөрәҗәгатендә.

Аның фикеренчә, форумда катнашучыларның тәкъдимнәре үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм тармакның актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш. Россиядә энергия ресурсларының үтемлелеге арту һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшыруы мөһим.

Шулай ук «ЭНЕРГОПРОМ» форумы кунакларына (2025 елга кадәр – «ТЭФ») Россия энергетика министры Сергей Цивилев та мөрәҗәгать итте. Вакыйга беренче тапкыр РФ Энергетика, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары ярдәмендә оештырыла.

Цивилевтан тыш, «ЭНЕРГОПРОМ» форумында катнашучыларны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин да сәламләде.

Ссылка на первоисточник
наверх