На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасының беренче этабына 1604 гариза тапшырганнар

Кичә «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы тәмамланды. Катнашучыларның гаризалары 2025 елның 18 февраленнән 30 мартына кадәр кабул ителде. Теркәлгән катнашучылар анкеталар тутырды һәм эссе язды.

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, республика программасы Иҗтимагый советы рәисе Әсгать Сәфәров ветераннар һәм махсус хәрби операциянең гамәлдәге катнашучылары арасында «Батырлар.

Татарстан Геройлары» программасына карата кызыксыну югары булуын билгеләп үтте.

Барлыгы 1604 гариза килгән. Документларны шул исәптән киләчәген Татарстан Республикасы белән бәйләргә ниятләгән башка төбәкләрдәге кандидатлар да тапшырган. Программага гариза тапшырган 79 кеше махсус хәрби операция зонасында сугышчан биремнәрне үтәгән өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Икенче этап 2 апрельдән 5 апрельгә кадәр онлайн-тест формасында үтәчәк. Тестны уңышлы узучылар белән киләсе этапта әңгәмә оештырыла. Иң югары нәтиҗәләр күрсәткән кандидатлар һөнәри әзерлек программасы буенча укуларын дәвам итәчәк.

Моннан тыш, катнашучыларга шәхси остазларны, шул исәптән Татарстан Республикасы хакимият органнары җитәкчеләрен беркетү күздә тотыла.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 18 февральдә ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасын гамәлгә ашыра башлау турында игълан итте.

Программаның максаты - дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазифалар биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.

 

Ссылка на первоисточник
наверх