Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте.
«Тавыш бирү төгәлләнүе белән котлыйм. Татарстан Рәисен сайлау бәйрәм мохитендә, имин вазгыятьтә төгәлләнде. Хәзер сайлау кампаниясенең мөһим этабы – тавышлар санала», – диде Андрей Кондратьев.
Ул Татарстанда барлыгы 2752 сайлау участогы эшләгәнен, хастаханәләрдә, санаторийларда, тикшерү изоляторларында, Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропортында 42 сайлау участогы оештырылганын искәртте.
Республикадан читтә 6 экстрерриториаль участок эшләгән. «Сайлау участокларына килгәннәрнең бәяләмәләренә караганда, бу уңышлы карар булды. Без хәзерге вакытта Мәскәүдә булганнарга сайлау хокукын бирдек. Аларның тавыш бирүне оештыруга карата уңай мөнәсәбәтен күрдек», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Луганск һәм Донецк республикаларында – икешәр, Херсонск өлкәсендә 1 экстерриториаль участок эше оештырылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии