На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Рәдиф Тимергалиев мөселманнарга Гашура көнендә ураза тотарга кирәклеге турында сөйләде

Мөселманнар өчен Гашура көнендә ураза тоту хәерле эш санала. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев сөйләде.

Рамазан аенда ураза тоту мәҗбүри була башлаганчы, ураза тоту нәкъ менә Гашура көнендә мәҗбүри саналган. Бу әлеге көндә ураза тоту мөһим булуны ассызыклый.

«Соңыннан гына пәйгамбәр Гашура көнендә ураза тоту хәерле эш була – кем тели, шул тота ала, дигән», – дип аңлатты Тимергалиев.

Гашура көнендә тоткан ураза бик күп бәрәкәт китерә. Мәсәлән, ел буе кылынган кече гөнаһлар кичерелә. Хәдистә әйтелә: «Гашура көнендә тоткан ураза узган елның гөнаһларын кичерер» (Мөслим).

Моннан тыш, мөселманнарга бу көндә башка төрле игелекле гамәлләр кылу турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, мохтаҗларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә, туганлык җепләрен сакларга, дога кылырга.

«Гашура көнендә күбрәк игелекле эшләр башкарырга, Коръән укырга, сәдака өләшергә, авыруларның хәлен белергә һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга кирәк», – дип йомгаклады сүзен Тимергалиев.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх