На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан метросы янындагы гриппка каршы вакцинация пунктлары 7 октябрьдә эшләүдән туктый

Дүшәмбе, 7 октябрьдән, Казан метростанцияләре янындагы мобиль вакцинация пунктлары эшен төгәлли. Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Пунктлар эшләгән дәвердә анда 20 меңгә якын казанлы прививка ясатты», - дип искәрттеләр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Кешеләр күбесенчә «Имәнлек», «Җиңү проспекты» һәм «Яшьлек» станцияләре янындагы вакцинация пунктларына килгән.

Казанлыларның метро янында прививка ясату мөмкинлеге бар әле, алар якшәмбегә, 6 октябрьгә 18.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Прививка ясату өчен шәхесне раслый торган документ күрсәтергә кирәк.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үтүләренчә, тимер юл вокзалларындагы тәүлек буе эшли торган вакцинация пунктлары кешеләрне кабул итүен дәвам итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх