На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов: Татарстан үз алдына бөтен коммуналь инфраструктураны яңарту бурычын куя

Татарстанда коммуналь инфраструктураны тулысынча яңарту бурычы тора. Бу хакта «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларының партиянең җирле һәм беренчел бүлекләре секретарьлары белән очрашуы вакытында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бүген Татарстан яңа амбициоз бурыч куя: барлык коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм яңарту.

Бу аның ышанычлылыгын арттырырга һәм татарстанлылар өчен уңайлы тормыш шартлары тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Республиканың үсеш юлы турындагы чыгышында Миңнеханов шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, социаль йөкләмәләрне үтәүгә аерым тукталды.

«Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Социаль объектлар - поликлиникалар, мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар төзиячәкбез, шул исәптән авыл җирлекләрендә. Җәмәгать урыннарын һәм ишегалларын төзекләндерүне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, республика икътисадын үстерүгә, предприятиеләргә һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә аерым игътибар биреләчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх