На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• leonid
Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...
• Михаил Васильев
У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...
• Evgenija Palette
Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...

Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр фотоларын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Зәңгәр күлләргә сәфәрдән фотографияләр урнаштырды. Бүген республика җитәкчесе ведомствоара команда белән очрашты, ул аеруча саклана торган табигый территорияне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру өстендә эшли.

«Ел әйләнәсендә монда ял итүчеләр һәм туристлар агымы зур.

Биектау районы башлыгы булганда әлеге территорияне төзекләндерүдән башлаган идем. Шуннан бирле килүчеләрнең саны берничә тапкырга артты, уникаль территорияне саклау мәсьәләсе кискен тора. Быел эшчеләр төзекләндерүгә кереште, коену өчен аерым урыннар билгеләнде», - дип сөйләде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, концепцияне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ял итү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырылачак. Ул шулай ук проект уникаль табигый урыннарны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх