На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

БРИКС саммитында Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт башлыгы белән очрашачак

Казанда БРИКС саммитын уздырган вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның берничә чит ил җитәкчесе белән очрашулары планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнехановның дәүләт башлыклары белән берничә очрашуы ниятләнә.

Хәзер без бу графикны формалаштырабыз, мөрәҗәгатьләр бар. Татарстан – дөньяның төрле илләре өчен кызыклы төбәк. Кайбер илләр безнең хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм үстерергә тели. Татарстан Рәисе саммит вакытында барлык дәүләт башлыклары белән сөйләшер дип уйлыйм. Аеруча Ислам дөньясы илләре җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның төп сәүдә партнерлары башлыклары белән очрашулар булыр», – диде Игорь Савельев.

  • БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә була. РФ Президенты Владимир Путин анда 20гә якын ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра.

 

Ссылка на первоисточник
наверх