На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкны Яңа елга бизәү өчен 18,1 миллион сарыф итәчәкләр

Татарстан башкаласы хакимияте «Казан» гаилә үзәге каршындагы территорияне Яңа елга бизәү өчен 18,1 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында чыкты.

Тендерга документациядән билгеле булганча, подрядчы Яңа ел чыршысын (агач конструкция, ясалма ылыс, яктылык гирляндалары һәм шарлар) корырга, ә аннары сүтәргә тиеш була.

Ул шулай ук иллюминация (декоратив яктырту) кору, шале-йортлар, үтеп керүгә каршы блоклар һәм барьер киртәләр урнаштыру һәм сүтү эшләрен тәэмин итәчәк.

«Барлык әлеге элементлар ныклы итеп урнаштырылырга һәм җил тәэсиреннән йөкләнешкә чыдамлы булырга, автотранспорт хәрәкәтенә күренүчәнлек зонасын чикләмәскә һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар (җәяүлеләр, автотранспорт) өчен куркыныч (зыян) тудырмаска тиеш», — дип билгеләп үтелә сатып алу объекты тасвирламасында.

Моннан тыш, «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта яктылык һәм музыкалы ике инсталляция: «Чыршы» (һәрберсе аерым идарә ителә торган ике типтагы пиксельдән торган конус) һәм «Чатыр» урнаштырылачак. Алар бер-берсе белән синхронлаштырыла һәм динамик режимда – алдан билгеләнгән программа буенча музыкасыз эшләргә сәләтле була.

Подрядчы кичә, 11 ноябрьдә, билгеләнде. Ул Яңа ел чыршысы конструкциясен 11 декабрьгә кадәр, «Чатыр» инсталляциясен 18 декабрьгә кадәр, ә «Чыршы» инсталляциясен 20 декабрьгә кадәр урнаштырырга тиеш. Конструкцияләрне сүтү заказчы белән килешү буенча 15 гыйнвардан 15 февральгә кадәр башкарылачак.

Башта «Казан» гаилә үзәге янындагы территорияне Яңа елга бизәүгә чыгымнар 18,2 миллион сумнан артып китәчәк, дип күздә тотылган иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх