На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланып китте. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып бара.

«Форум эшендә илебезнең 74 төбәгеннән – Калининград өлкәсеннән Сахалин һәм Камчаткага кадәр 1049 делегат катнаша.

Безнең форумда моңа кадәр ел да Кырым Республикасы, Луганск һәм Донецк Халык Республикалары делегацияләре катнашып килә иде. Быел беренче тапкыр безнең сафларга Херсон һәм Запорожье өлкәләре вәкилләре дә килеп кушылды. Иң зур делегация, гадәттәгечә, Башкортстан Республикасыннан – 119 кеше. Иң өлкән делегат – 97 яшьлек Харис хәзрәт Салихов, Татарстан Республикасы делегаты. Иң яше – 17 яшьлек Камил хәзрәт Идиатуллин, Оренбург өлкәсенең Кряжа авылы имамы», – дип билгеләп узды ул.

Пленар утырышны, Коръән сүрәләрен укып, Татарстан Республикасы Лениногорск районы имам-мөхтәсибе, Лениногорск шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Рәүпов башлап җибәрде, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх