На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

КФУ абитуриентларның нинди казанышлары укырга кергәндә исәпкә алыначагын әйтте

Казан федераль университетына укырга кергәндә исәпкә алыначак шәхси казанышларны югары уку йортының матбугат хезмәте атап чыкты.

Шәхси казанышлар булачак студентның рейтингына йогынты ясый. Казанышлары өчен абитуриент барлыгы 10 балл алырга мөмкин.

Абитуриентка биш балл бирә торган төп казанышларга түбәндәгеләр керә:

  • алтын яки көмеш медальгә ия булу;
  • урта яки башлангыч һөнәри белем турында кызыл дипломга ия булу;
  • РФ Мәгариф министрлыгы исемлегеннән конкурс һәм олимпиадаларда җиңү;
  • «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча илкүләм яки халыкара чемпионатта җиңүче яки призер статусына ия булу;
  • Олимпия уеннары чемпионы яки призеры, шулай ук дөнья яки Европа чемпионы, дөнья яки Европа беренчелеге җиңүчесе статусына ия булу.

4 балл бирә торган шәхси казанышлар:

  • чакыру, контракт, мобилизация буенча РФ Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтәү, шулай ук Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә үз теләгең белән ярдәм күрсәтү турында контракт нигезендә ирекле формированиеләрдә катнашу.

РФ Мәгариф министрлыгы исемлегеннән конкурс һәм олимпиадаларның йомгаклау этабы призеры статусына ия булучы абитуриентларга өч балл бирелә. Моннан тыш, ГТО-ның алтын, көмеш яки бронза билгесенә ия булган өчен ике балл алырга була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх