Бүген Татарстан синоптиклары аязучан болытлы һава торышы фаразлады. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
Җил төньяк-көнчыгыш, төньяктан исәчәк. Аның тизлеге секундына 11 метрга кадәр җитәчәк. Синоптиклар секундына 18 метрга кадәр тизлек белән исүче җил турында кисәтә.
«28 июньдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан исүче көчле җил көтелә», — диелә ТР Гидрометеорология үзәгенең давыл турында кисәтүендә.
Термометр баганасы +19..+24 градус күрсәтәчәк. Моңарчы хәбәр ителгәнчә, атна азагына Татарстанда шактый җылытачак.
Свежие комментарии