Бүген Казан агросәнәгать паркында чираттагы көзге ярминкә үткәрелде. «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе меңләгән кунакларны җыйды. Ә анда төп сату итүчеләр – Татарстанның мәгариф оешмалары һәм уку йортлары булды. Алар мәктәп, көллият һәм техникум яны участокларында, бакчаларында үстергән муллыкны тәкъдим итте.
Ярминкә барышы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да танышты һәм халыкны сәламләде.«Мин һәрчак безнең уңыш-казанышларны күрсәткән ярминкәләргә шатланып киләм. Без көзге ярминкәләр вакытында күпләп яшелчә, җимеш һәм консервацияләр алабыз. Авыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм мәгариф оешмаларына рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан халкында ярминкәләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур, оештыручыларга – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт әйтәбез. «Осталар шәһәре – уникаль күргәзмә-ярминкә», – дип ассызыклады вице-премьер.
Шулай ук Фазлыева биредә сатуга чыгарылган ассортиментка да игътибарны юнәлтте.
«Монда Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары үзләренең бакча уңышларын, иҗади потенциалларын тагын бер кат дәлилли. Традиция буенча биредә бөтен нәрсә диярлек тәкъдим ителгән. Кул эшләре дә, бакчаларда тырышып үстергән уңыш та, ә шулай ук үстерелгән сый-нигъмәтләрдән җитештерелгән товарлар. Мәгариф оешмалары үстергән яшелчә-җимешнең муллык масштаблары гаҗәпкә калдыра.
Әлеге ярминкәдә һәрчак кәеф күтәренкелеге, позитив атмосфера хөкем сөрә», – дип ассызыклады ул.- Быел ярминкәдә 70 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш, 50 тонна бөртекле ашлык, 3000 берәмлек пешерү, 2500 банка консерв һәм 1000 кило бал сатылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии