На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Татарстан Рәисе өлкәннәр ункөнлегендә ветераннарны хөрмәтләүне оештырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр узачак өлкәннәр ункөнлеге кысаларында предприятие һәм оешмаларда ветераннарны хөрмәтләүне оештырырга кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналарына аерым игътибар бирелергә тиеш.

«Хәзерге вакытта республикада яшәүче һәр дүртенче кеше - өлкән яшьтәге вәкил. Республика территориясендә 233 озак гомерле кеше яши - аларга 100 яшьтән артык. Без өлкән буын турында кайгыртырга тиеш. Өлкәннәр көне (1 октябрьдә билгеләп үтелә – Т-и искәрмәсе) белән аларны котларга, илебез файдасына озак еллар хезмәт куйган ветераннарга рәхмәт белдерергә өстәмә сәбәп, күпләр бүген дә актив тормыш позициясе алып бара», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе искәрткәнчә, илдә инде икенче ел 30 сентябрьдә Россиягә яңа төбәкләр кушылу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ул министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыкларына әлеге истәлекле датага багышланган тематик чаралар үткәрүне тәэмин итәргә кирәклеген әйтте.

Республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм күрсәтү эше дәвам итәчәк, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе тармакның барлык хезмәткәрләрен һәм аеруча ветераннарны Машина төзүчеләр көне белән котлады, аларга лаеклы нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде. Ул 29 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх