Австралиядә яшәүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова 18 сентябрьдә 55 яшендә вафат булган. Соңгы вакытта ул онкология авыруы белән көрәште.
Җырчының үлеме турында Facebook (Meta корпорациясенеке, Россиядә экстремистик оешма дип табылган һәм тыелган) социаль челтәрендә музыкаль продюсер Александр Чепарухин яза.
Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.«Зуля бүген бездән китте. 55нче туган көннән соң. Соңгы сәгатьләрендә аның белән кызы Зифа һәм ире Эндрю булды. Мин аның белән соңгы тапкыр узган атна башында сөйләштем. Ул санаулы көннәре калуын аңлады, ләкин могҗизага өметен өзмәде», – дип яза Чепарухин.
Свежие комментарии