Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтү өчен төзелгән Чулман күпере сынау узды. Күпернең ныклыгын гомуми массасы 525 тонна булган ком төялгән 15 үзбушаткыч колонна ярдәмендә тикшергәннәр. Һәр машинаның авырлыгы 35 тонна тәшкил итә. Бу хакта «Актаныш-информ»нан Ләйсән Газизова хәбәр итә.
«Казан-Екатеринбург» тизйөрешле маршруты составындагы иң зур күпер машина йөрешенә әзер, шул исәптән гомуми авырлыгы 100 тоннага кадәр булган зур йөк машиналарын да кабул итә ала.
Кама аша күпернең озынлыгы 1,3 км тәшкил итә, – дип хәбәр иттеләр «Идел-Вятскуправтодор» матбугат хезмәтендә.Белгечләр конструкцияләрне, ясалма корылманың күпер өслеген һәм аңа якын килү юлларын инструменталь үлчәде. Алар шулай ук күпернең терәк конструкцияләрен статистик һәм динамик йөкләнеш астында сынап карады.
Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу составына 81 км озынлыктагы дүрт полосалы автомобиль юлы, 10 күпер, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге биш киселеш керә. Төзелешне 2024 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Свежие комментарии