Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республикада яшәүчеләрне Халык сәнгать кәсепләре көне белән котлады. Бу хакта ул җитәкләгән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, быел бәһасез мәдәни мираска багышланган якты бәйрәм «үзенчәлекле датага – 22 июньгә, Хәтер һәм кайгы көненә» туры килде.
«Бу көнне без Туган илебезне, азатлыгыбызны һәм халыкларыбызның уникаль традицияләрен саклап калу һәм буыннан-буынга тапшыру мөмкинлеген саклап калган буынның батырлыгы алдында баш иябез», - дип ассызыклады ул.Шул ук вакытта, Әюпова сүзләренчә, «Татарстанның халык кәсепләре – ул һөнәрләр генә түгел», ә «халыкның тирән төрки, фин-угор һәм славян тамырларыннан үрелгән тере елъязмасы».
«Бүген республика 500гә якын оста уникаль һөнәрнең 11 төрен саклый һәм үстерә. Безнең уртак җиңүебез – келәм туку һөнәрен кайтару» - дип уртаклашты статистика белән министр.
Аның бәяләвенчә, узган ел Татарстанның алты районында башлап җибәрелгән «Мәхәллә» иҗат киңлекләре проекты төрле буын кешеләре өчен тере аралашу мәйданчыгына әйләнде. Агымдагы елда тагын шундый ун киңлек ачылачак, дип игълан итте ул.
«Татарстанның халык сәнгать кәсепләре үзәген ачу планлаштырыла. Әлеге үзәк күпмилләтле республикабызның мәдәни кодын трансляцияләү институциясе булырга тиеш. Инде 70тән артык оста аның резиденты булырга теләк белдерде», - диде Әюпова.
Шул ук вакытта ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерде һәм аларны халык кәсепләре белән бәйле күпьеллык эшнең ориентиры дип атады. «Халыкның сәнгать кәсепләрен саклау – безнең мәдәни кодны саклау ул», – дип билгеләп үтте элегрәк республика җитәкчесе.
«Барлык осталарга илһам, бетмәс-төкәнмәс иҗади дәрт һәм танылу телим! Гасырлар зирәклеген һәм халкыбызның күңеленең матурлыгын үз эченә алган сәнгатегез бөтен дөньяны сокландырып торсын!», –дип йомгаклады ТР мәдәният министры.
Россиядә Халык сәнгать кәсепләре көне июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Истәлекле дата РФ Президенты Владимир Путинның 2022 елның 17 июнендәге указы нигезендә «халык сәнгать кәсепләрен саклау, үстерү һәм ярдәм итү максатында» билгеләнде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии