Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәренә барачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр кысаларында Үзбәкстан Республикасының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә багланышлар комитеты рәисе Кахрамон Сариев белән очрашу планлаштырыла. Шулай ук Васил Шәйхразыев Үзәк Азия Сабан туенда катнашачак.
Свежие комментарии