Татарстанда 2024 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелеш эшләренең барлык төрләре тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте, аның сүзләрен республика Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Спикер сүзләренчә, хәзер Татарстанда махсус комиссияләр яңартылган ишегалларына чыга һәм эшләрнең сыйфатын тикшерә.
466 ишегалды тикшерелгән инде, 2024 елга программа 836 ишегалды территориясен үз эченә алган.Узган 2 атна эчендә белгечләр 12 муниципаль берәмлеккә барып, аларның һәркайсында кисәтүләр белдерелгән. Нигездә алар юл эшләре буенча конструкцияләр каталогыннан тайпылуга, җиһазларны сыйфатсыз монтажлауга, төзелештән соң туфрак белән күмеп куюга һәм чүп-чарны җыюга кагыла.
Хәзерге вакытта башкаручылар документларны заказчыга тапшыра. Тулы пакетны 15 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
Свежие комментарии