На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстан халкына отпуск акчасын ничек исәпләргә икәнен аңлаттылар

Ялга киткәнче хезмәткәр ала торган түләүләр отпуск акчасы дип атала. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, отпуск акчасы яллар башланырга кимендә өч календарь көн алдан түләнергә тиеш.

Отпуск акчасын исәпләүнең ике формуласы бар. Түләүнең якынча күләмен белү өчен, хезмәт хакы күләмен айның уртача көннәренә (29,3) бүләргә һәм планлаштырылган ял көннәренә тапкырларга мөмкин.

Мәсәлән, әгәр кеше 60 мең сум күләмендә хезмәт хакы ала һәм 14 көнгә ялга китәргә ниятли икән, 60 меңне 29,3кә бүләргә, аннары килеп чыккан санны 14кә тапкырларга кирәк. Нәтиҗәдә, кеше якынча 28 668 сум күләмендә отпуск акчасы алачак.

Отпуск акчасының төгәл суммасын исәпләү бераз катлаулырак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, отпуск акчасының исәп-хисап чоры хезмәткәр ялга китә торган ай алдыннан 12 ай тәшкил итә. Мәсәлән, әгәр кеше 2025 елның 1 маеннан ялга китәргә ниятли икән, аның өчен 2024 елның 1 маеннан 2025 елның 30 апреленә кадәрге вакыт исәп-хисап чоры булачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх