Соңгы елларда Казанда кыш кыскарак һәм җылырак була башлады. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Иң кырыс кыш 1978-1979 елларда булды, ул вакытта һава температурасы Яңа ел төнендә -45 градуска кадәр төште. Башка мондый кырыс кышлар булмады», - диде ул.
Ни өчен без шундый җылы трендны күзәтәбез? Переведенцев фикеренчә, моңа кеше йогынтысында климатның глобаль җылынуы сәбәп була.
«Атмосферада парник газлары концентрациясе арта. Углекислый газ һәм метан чыгарулар елдан-ел арта бара. Хәзер углекислый газ концентрациясе 430 берәмлек тәшкил итә, ә 150 ел элек ул 280 берәмлек дәрәҗәсендә булган. 150 ел эчендә ул 1,5 тапкырга арткан булып чыга», - дип хәбәр итте Переведенцев.
Аның мәгълүматлары буенча, Казанда уртача тәүлеклек һава температурасының -5 градуска күчүе ун ел эчендә якынча ике көн тизлек белән соңга калып бара.
«Салкын чорның дәвамлылыгы кыскара, түбән температуралар суммасы да кими. Кыш соңрак башлана һәм иртәрәк тәмамлана. Кышлар ун ел эчендә кыскарак һәм 0,5 градуска җылырак була бара», – диде әңгәмәдәш.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии