Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен Корбан бәйрәмендә корбан чалуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Корбан ите аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле булганнарга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һәм ялгыз аналарга тапшырылачак.
Итнең өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга мөмкин.Фонд белгечләре мохтаҗлар арасында корбан чалуны һәм мохтаҗларга бүлеп бирүне ислам кануннары нигезендә оештыра. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен гаризаны +7(987) 225-33-22 номеры буенча WhatsApp мессенджеры аша җибәрү мөмкинлеге бар.
Корбанга гариза бирү өчен:
1) корбан чалыначак кешенең тулы фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме;
2) итнең өчтән бер өлешен үзенә калдырырга теләгән кешенең тулы фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме;
3) Корбанлык өчен түләгәнне раслый торган чек.
Свежие комментарии