Бүген Апанай мәчетендә узган «XIV Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгенең нәтиҗәләрен журналист, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова игълан итте.
- «Таян Аллаһка!» бөтенроссия әдәби бәйгесен 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәрә. Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша алды. Төп шарт – аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары.
Җиңүчеләр исемлеге:
«Шигърият» номинациясе:
1 урын – Идрисова Алсу (Балтач, ТР)
2 урын – Нуруллина Ильмира (Яшел Үзән, ТР)
3 урын – Вәлишина Лилия (Арча, ТР)
«Чәчмә әсәр» номинациясе:
1 урын – Галиуллина Лилия (Казан, ТР)
2 урын – Насыйбуллина Гөлфия (Чаллы, ТР)
3 урын – Моратова Галия (Әгерҗе, ТР)
«Публицистика» номинациясе:
1 урын – Хуҗиева Эльмира (Казан, ТР)
2 урын – Курманова Илүзә (Казан, ТР)
3 урын – Мингалиева Фирая (Мамадыш, ТР)
Гөлүсә Закирова иң яхшы эшләрнең «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары журналы битләрендә басылып чыгачагын искәртте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии