Татарстанда шәхси эшмәкәрләрнең өчтән бере 35 яшькә кадәрге яшьләр. Бу күрсәткеч тулаем Россия буенча яшь шәхси эшмәкәрләр өлешеннән югарырак, ул 25 процент тәшкил итә. ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Республикада 34 меңгә якын кеше 35 яшьтән яшьрәк шәхси эшмәкәр булып тора.
2025 ел башыннан Татарстанда 35 яшькә кадәрге 8,3 меңнән артык кече һәм урта предприятие хуҗасы теркәлгән.Сентябрь башына республикада якынча 180 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, шуларның 113 меңнән артыгы шәхси эшмәкәрләр.
Татарстанда барлык яшь шәхси эшмәкәрләрнең 10 процентка якыны (3,3 мең эшмәкәр) креатив индустрияләрдә мәшгуль. Гомумән алганда, бу күрсәткеч Россия буенча 11 процентка тигез.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии