На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Александр Гулевич
Елда это что? Но звучит ...2023 елда Татарст...
• Алатырка
Автор-упоротый, а самое паскудное-платформа отказывается скрывать посты этого придурка.Иртәгә Казанда Ро...
• Алекс Сэм
А с какого тут текст предположительно на татарском?Иртәгә Казанда Ро...

Бардада Муса Җәлил исемендәге сквер һәм каһарман-шагыйрьгә бюст ачылды

Бардада Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге сквер ачылды, анда ук каһарман-шагыйрьгә бюст куелган.

Тантана XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында узды. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Ул 2024 елның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы, ә Милли шура тарафыннан Шәхесләр елы дип игълан ителүен искәртте. «Гаилә, шәхес дигәндә, Муса Җәлил кыл уртага басып куя», – диде ул.

Милли шура рәисе күп кенә илләрдә, шәһәрләрдә Муса Җәлилгә ачылган бюстларның скульпторы Санкт-Петербургтан Венера Абдуллина булуын әйтте.

«Әбиләр: «Сугыш кына була күрмәсен, балалар», – ди иде. «Әби, нинди сугышлар инде, нинди дөньяда яшибез», – ди идек. Килеп җиттек махсус хәрби орепациягә. Җәлилләр кебек егетләребез илне сакларга бара. Яшьләр үз вакытында Җәлилләр кебек, корал тотып, илне сакларга әзерме! Әзер. Әби-бабалар ягыннан, ислам диненә таянып, дөрес тәрбия алалар», – дип сөйләде ул.

Пермь крае губернаторы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Леонид Политов һәйкәлнең Бардада ачылуы очраклы булмавын әйтте.

«Аның тормышы авыр, әмма хәтердә калырлык булган. Муса Җәлил тормыш юлы үсеп килүче буын өчен үрнәк. Батырлык, илгә мәхәббәт үрнәге. Барда патриотлар җире, бу һәйкәл монда ачылу очраклы хәл түгел», – диде ул.

Барда районы җитәкчесе Хәлил Алапанов Пермь крае губернаторы, Татарстан Республикасы рәисенә рәхмәтләрен җиткерде. «Киләчәк буын өчен геройларыбыз үрнәк булып торачак. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын», – дип сөйләде ул.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх