На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

«Зәңгәр күлләр» территориясендә эшләү өчен экскурсоводларны укыту оештырыла

Казан читендә урнашкан «Зәңгәр күлләр» территориясендә эшләү өчен экскурсоводларны укыту оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов хәбәр итте.

«Без экскурсоводлар нинди материал биргәнен белмибез, шуңа гид һәм экскурсоводларны өйрәтергә карар кылдык.

Укыту өч этапта узачак: офлайн, видеокурслар рәвешендә онлайн укыту. Хәзерге вакытта методологик база булдырылган, бөтен саннар, күрсәткечләр тикшерелгән», – диде Рамил Шәрәфетдинов. Әлеге эш Фәннәр Академиясе белән берлектә үткәрелә.

Уку өчен гаризалар 23нче июньнән 7нче июльгә кадәр кабул ителә. «Шушы укыту нәтиҗәсендә, гражданнар Зәңгәр күлләрдә йөргәндә, тагын да баерак мәгълүмат алыр дип уйлыйбыз. Өйрәтелгән экскурсоводларга аккредитацияләнгән гид дигән бейджик биреләчәк», – дип белдерде Рамил Шәрәфетдинов.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх