На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

19 майда Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

19 майда Татарстан матбугаты көнендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Бәллүр каләм» XXVIII республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Бәйгене «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Журналистлар союзы гамәлгә куя.

Чарада Татарстан җитәкчеләре, журналистлар, федераль массакүләм мәгълүмат чараларының төбәк вәкилләре, тармак ветераннары, блогерлар, узган еллар лауреатлары, Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашачак. Бәйрәмдә медиа тармагындагы яңа проектлар белән танышу өчен күргәзмәләр оештырыла. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.

Катнашу өчен гаризаны сылтама аша тутырырга кирәк. Катнашу расланган теркәлү буенча бушлай.

Ссылка на первоисточник
наверх