Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Укытучылар көне белән котлады.
«Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!
Сезнең кулыгызда илебезнең иң кыйммәтле байлыгы – киләчәктә Россия тарихын тудырачак буын. Сез көн саен чын батырлык эшлисез – белем бирүдән тыш шәхес формалаштырасыз, балаларның йөрәгендә кызыксыну чаткыларын кабызасыз, аларны уйларга, кайгыртырга, үз-үзләренә ышанырга өйрәтәсез.
Сезнең эшегез профессионализм гына түгел, чиксез сабырлык, зирәклек һәм рухи юмартлык таләп итә. Һәм сез бу гади булмаган миссияне намус белән башкарасыз!
Технологияләр гадәттән тыш тизлек белән үсә торган хәзерге заманда нәкъ менә сез, балаларга мәгълүмат ташкынында югалмаска ярдәм итәсез.
Ерак торак пунктларда, кечкенә мәктәпләрдә эшләүче укытучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең хезмәтегез тирән ихтирамга лаек.
Һәрберегезгә дә укучыларыгызның уңышлары, хезмәттәшләрегезнең хөрмәте һәм ата-аналарның рәхмәтен ишетеп шатланырга язсын. Яраткан эшегез куанычлар гына китерсен! Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади илһам, иминлек, нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим!
Хезмәтегез, киләчәк буынны тәрбияләүгә бар күңелегезне биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!» – диелә котлауда.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии