На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Аксубай районының Сидул-Ерыклы авылында кар патшалыгы ясаганнар

Аксубай районының Сидул-Еррыклы авыл клубы район мәдәният йортларын һәм клубларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча гран-прига ия булды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Ун елдан артык бу мәдәният учагы әлеге бәйгедә призлы урыннар алып тора. Быел да алар искиткеч яңа ел әкияте мохите булдырганнар.

«Әйләнә-тирәне сихри караңгылык басып ала башлауга ук, авыл күз алдына китерә алмаслык матурлыкка чума.

Клуб бинасында төрле төстәге утлар балкый башлый, аның тирәсендә тылсымлы мохит барлыкка килә. Чыршының матурлыгы кешеләргә якты хис-кичерешләр бирә. Клуб территориясендә кар персонажлары урын алган. Бу әкияти матурлык авыл клубы методисты Марина Якличева, аның ире Николай һәм битараф булмаган авыл кешеләре кулы белән ясалган», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук клубта балалар өчен онытылмаслык яңа ел бәйрәме, ә өлкәннәр өчен бал-маскарад узган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх