Казанда Вишневский урамында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган таксистның биоматериалында наркотик матдә эзләре табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Биоматериалларны тирәнтен тикшерү буенча амфетамин һәм марихуана эзләре табылган.
Хәзерге вакытта административ кулга алу мәсьәләсе хәл ителә», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.Моннан тыш, бу экспертиза тыелган матдәләрне куллануның конкрет вакытын билгеләргә мөмкинлек бирми, дип белдерделәр. Машина йөртүче сүзләренчә, ул наркотикларны кулланганга бер айдан артык вакыт узган.
Искәртик, кичә Вишневский урамында таксист, туктаган автобусны урап узганда, идарә итә алмаган һәм тукталыш янындагы кешеләр төркемен таптаткан. 11 кеше имгәнгән, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии