На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Марат Җәббаров: Булган бәяләр белән эшләргә кирәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, журналистларның агросәнәгать комплексындагы бәяләр турындагы сорауларына ачыклык кертте. Бу турыда ул бүген ТР Министрлар Кабинетында сөйләде.

«Һәрбер хуҗалыкның яхшы итеп яңа техника алып, заманча җиһазлар белән эшлисе килә.

Шуңа күрә булган бәяләр белән эшләргә кирәк. Безнең республикада җитештерелгәнне эшкәртүчеләр дә бар. Узган елларда бәрәңге эшкәртүләр буенча эшли башлаучылар булды. Безнең республикада бәрәңге күп үстерелә, халыкка җитәрлек. Ләкин бәяне берничек тә тота алмыйбыз. Болай бәрәңге үстерү буенча Татарстанда 12ләп хуҗалык эшли. Мондый төр яшелчә үстерүчеләр өчен дә күптөрле программалар, ярдәм чаралары каралган. Өч ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшеп, ярдәм бирелде: саклагычлар төзү буенча. Төзелешкә тотылган акчаның 50 проценты кире кайтарыла», – ди ул.

Шулай ук Марат Җәббаров, ел саен март аена хуҗалык саклагычларында бәрәңге бетүен әйтте.

«Әлеге көндә 3 класс бодайның тоннасы – 14 мең 600 сум, арышның бәясе – 11 мең 300 сум. Бу бәяләр артырмы яки кимиячәкме икәне – федераль пошлинага бәйле. Безнең республикада елдан-ел терлекчелеккә игътибар бирелә. Үзебездә җитештерелгәнне үзебезгә, дип. Ел ахырында сөт бәяләре артуы көтелә. Әйтергә кирәк, бүген хуҗалыклар өчен итнең дә, сөтнең дә бәясе бар. Без бераз бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнар күләмен киметтек. Ләкин рапс белән көнбагыш чәчелгән басулар артты. Ул культураларның бәяләре яхшы әле», – дип белдерде министр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

  • Брифинг вакытында быелгы урып-җыю кампаниясенә 3250 комбайн булуы һәм алар уракка 76 процентка әзер булулары хәбәр ителде. Һәм 1 июльгә кадәр уракка керешәсе техника ремонты тәмамланырга, тиеш диделәр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх