На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын Курскига җибәрде

Татарстан Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре Курск өлкәсе халкына ярдәм итәргә булган һәм бер көнлек хезмәт хакын зыян күргән кешеләргә җибәргән. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «Санитар саклануга әзер» проекты турында «Татар-информ»га биргән интервьюда сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«Без барыбыз да Курск өлкәсенә ярдәм итәбез. Бу Россия өчен авыр, әмма вакытлыча вазгыять икәнлеген аңлыйбыз.

Безнең хезмәткәрләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин инициативасына кушылды һәм бер көнлек хезмәт хакын Курск өлкәсе халкына ярдәм итеп җибәрде. Шактый зур сумма килеп чыкты – 2,5 миллион сумга якын. Һәр хезмәткәргә ихлас рәхмәт. Беркем дә читтә калмады, барысы да катнашты. Бу горурлык», - дип ассызыклады баш табиб.

Моннан тыш, Республика клиник хастаханәсенә табибларның махсуслаштырылган ярдәме таләп ителгән (мәсәлән, катлаулы операция кирәк булган) хәрби хезмәткәрләрне китерәләр.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх