Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган трофей техникасы күргәзмәсен карады. Күргәзмәдә Украинага НАТО илләре китергән һәм Россия гаскәрләре кулга төшергән хәрби техника тәкъдим ителгән. Рәис республика халкын аның үрнәгенә иярергә һәм күргәзмәне килеп күрергә чакырды.
Үзәк стадион янындагы мәйданчыкта корал һәм хәрби техника үрнәкләре тәкъдим ителгән, дип билгеләп үтә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Соңрак республика җитәкчесе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә һәм телеграм-каналында күргәзмәгә килергә чакырды.
«Урында хәрби хезмәткәрләр безнең сугышчылар тар-мар иткән танклар һәм бронемашиналар турында җентекләп сөйли. НАТО илләренең ату кораллары үрнәкләре белән дә танышырга мөмкин. Керү ирекле, күргәзмә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшли», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
«Дуслар, килми калмагыз! Махсус хәрби операциядәге батыр егетләребез чит ил техникасын иләк сыман тишкәләгән!» – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Күчмә күргәзмә Үзәк хәрби округ командованиесе инициативасы белән оештырылган. Ул беренче булып Свердловск өлкәсендәге Югары Пышма шәһәрендә ачылды. Бүгенге көнгә күргәзмә инде илнең 11 төбәгендә булды. Казанга ул Самарадан килде һәм 19 ноябрьгә кадәр биредә булачак.
Свежие комментарии