На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Тубыл шәһәрендә IX «Зәнкиев укулары-2025» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

4 апрельдә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан «Заманча белем бирү киңлегендә фән һәм практика интеграциясе: традицияләр һәм инновацияләр» дигән темага IX «Зәнкиев укулары-2025» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциянең максаты: полиэтник төбәктә милли мәгарифне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү, яңа педагогик методикалар, технологияләрне үстерүгә һәм аларны заманча белем бирү системасына кертүгә ярдәм итү, инновацион идеяләрне тарату.

Конференция эшен түбәндәге юнәлешләр буенча оештыру күздә тотыла:

- язучы, публицист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Я.К.Зәнкиевнең иҗади мирасы;

- мәгарифтә мәдәниятара интеграция;

- Себер татарларының телен, рухи мәдәниятен һәм тарихи мирасын өйрәнү;

- Я.К.Зәнкиев әсәрләрендә Себер татарларының тарихы һәм мәдәниятенең чагылыш табуы;

- төрки халыклар фольклоры;

- Себер татарларының тарихы һәм этнографиясе;

- музей эше, туган якны өйрәнү, татар җирлекләре тарихы;

- этникара һәм мәдәниятара багланышлар;

- төрки халыкларның телләре һәм әдәбияты;

- яңа педагогик технологияләр;

- мәктәпләр, махсус урта һәм югары уку йортларының белем бирү процессында укытуның инновацион ысуллары;

- мәгарифтәге төбәк компонентының хәзерге хәле: проблемалар һәм перспективалар;

- халык педагогикасы һәм гаилә традицияләрен саклау;

- заманча филологиянең актуаль проблемалары.

Ссылка на первоисточник
наверх