На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...

Бөгелмәдә Газинур Гафиятуллинның туган көнен билгеләп үттеләр

Бөгелмәдә Газинур Гафиятуллинның туган көнен билгеләп үттеләр. Линейкада кадетлар Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның биографиясен һәм батырлыгын искә төшерде, аның исемен Бөгелмә кадет мәктәбе йөртә. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин 1913 елның 13 гыйнварында туа.

Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Дүрт ай санитар булып хезмәт итә, яралыларны сугыш кырыннан арбаларда кыр госпиталенә алып чыга. Аннары алгы сызыкка, 17нче укчы полкына җибәрелә. Рядовой Гафиятуллин зур юл үтә.

Соңрак Газинур Гафиятулла улы полкның кече командирлар әзерләү мәктәбен үтә, аннан 1943 елның 5 декабрендә сержант дәрәҗәсе бирелә.

1944 елның гыйнварында 2нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре Псков өлкәсе шәһәрләрен һәм авылларын азат итү өчен сугышлар җәелдерә. 14 гыйнварда полк Овсище авылын алырга боерык бирелә. Гафиятуллин отделениесе сугышчылары беренче булып дошман траншеяларына бәреп керә, күп доәманны юк итә. Ләкин дзот хәрабәләре арасыннан бер пулемет һаман ата бирә. Газинур Гафиятуллин, дзотка таба шуышып, дошман амбразурасын күкрәге белән яба. Авыл алына. Советлар Союзы Герое исеме Газинурга 1944 елның 3 июнендә вафат булганнан соң бирелә.

Бөгелмәлеләр каһарман истәлеген хөрмәт итәләр: аның исеме белән шәһәребезнең бер урамы аталган, бер йортта күптән түгел генә Гафиатуллин муралы пәйда булды, Геройлар аллеясында аның сыны урнаштырылган. Бөгелмә районының Сугышлы авылында 1963 елда Газинурның Гафиатуллин йорт-музее ачылган. Бөгелмә рәссамы М.Усманов Газинурның батырлыгы сурәтләнгән картина язган.

Танылган татар язучысы Габделәхмәт Әбсәләмов 1950 елда Газинур Гафиатуллин турында «Газинур» романын язды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх