Гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур уңышлары өчен Әлфия һәм Ирек Әюповлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый актлар порталында чыкты.
Шулай ук, Путин карары белән махсуслаштырылган укыту фәнни үзәге - «ІТ-лицей» гомуми белем бирү мәктәп-интернаты укытучысы Сөембикә Гайнетдиновага «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
КФУның Психология һәм мәгариф институты кафедрасы профессоры Валерьян Габделхаковны һәм КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры урынбасары Андрей Хашовны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр.
Свежие комментарии