На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Кукмарада «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач үсентеләре утырттылар

Кукмара районында яшәүчеләр дә «Хәтер бакчасы» акциясеннән читтә калмады. «Дан аллеясе» каршындагы территориягә барлыгы 80 төп чыршы үсентесе утыртылды. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Акциядә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Кукмара районындагы социаль координаторы Гөлзия Хисмәтуллина, Кукмара офицерлар берлеге рәисе Илфат Гайнанов, шәһәрнең «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Кукмара 4нче урта мәктәбенең яшъармиячеләре, «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре катнашты.

«Бүген без утырткан агачлар үсеп китеп, Геройлар белән бер рәттә, бер сафта басып торачак. Агач утырту — мөһим эш. Әлеге чараны буыннар бәйләнеше дисәк тә ялгыш булмас. Акциядә бакчага йөрүче балалар да, укучылар да, өлкәннәр дә катнашты. Бу чара балаларның хәтеренә аеруча кереп калачак», — диде Кукмара Офицерлар берлеге рәисе Илфат Гайнанов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх