Казанда «Родина» торак комплексы янындагы төзелеш мәйданчыгында янгын чыккан. «Татар-информ»га билгеле булганча, төзелеш урынында ангар түбәсе яна.
Тирә-якка куе кара төтен болытлары тарала. Җирле телеграм-каналлар янгын урыныннан видеоязмалар урнаштыра. Шулай ук якындагы йортларда яшәүчеләр урамда барлыкка килгән көчле көек исенә һәм куе төтенле томанга зарлана, дип күрсәтелгән.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, файдаланылмый торган металл ангарның эчке як тышлыгы янган. Урынга килгән янгын сүндерү бүлекчәләре янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.
Свежие комментарии