«Ватанга хезмәт иткән татар нәселләре» Бөтенроссия фәнни конференциясендә Тәфкилевлар нәселе турында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхвәтуллин чыгыш ясады. Ул Тәфкилевлар нәселенең татар аксөякләренә каравын һәм XVI йөздә Касыйм ханлыгы хакиме Ураз-Мөхәммәт ханнан башлануын әйтте.
«Аның нәсел варислары рус патшаларына хезмәт иткән, морза статусын саклап калганнар, Касыйм, Владимир һәм башка өязләрдә җирләр алганнар. Тәфкилевлар нәселе вәкилләре белемле кешеләр булган, аларның күбесе берничә тел белгән, бу исә Урта Азия халыклары белән мөнәсәбәтләрне үстерергә ярдәм иткән. Тәфкилевлар Оренбург, Башкортстан һәм Казахстан үсеше тарихы белән тыгыз бәйле», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Котлымөхәммәт Тәфкилевның исеме (русча исеме - Алексей Тәфкилев) җырга кереп китүен билгеләп үтте. «Тәфтиләү» җырын барыгыз да беләдер. Ул 1674 елда туып, 1766 елда вафат була. Петр I белән берничә сәфәргә дә бара. Екатерина II белән дә аралашкан. Төп эшчәнлегенә килгәндә, ул - дипломат, тәрҗемәче. Бик күп телләрне, шул исәптән, төрки, фарсы, европа халыклары телләрен белгән», - диде Айрат Төхвәтуллин.
«Шуңа күрә Котлымөхәммәт Тәфкилевны төрле миссия белән Кавказга казах ханнары янына җибәргәннәр. Аның ярдәме, тырышлыгы белән казахларның Кече Җүз өлкәсе (бүгенге көндә Казахстанның көнбатыш җире, Уральск, Актүбә һ.б. шәһәрләре) 1730 елда Россия Империясенә керә. Ул экспедицияләр оештырган, шунда үзе дә катнашкан. Чиләбе, Орск, Кызылъяр һ.б - барлыгы 20 шәһәр һәм ныгытма төзүчеләрнең берсе була.
Чиләбе шәһәренә нигез сала. Башкорт фетнәсен бастыруда да катнаша», - диде галим.Айрат Төхвәтуллин Котлымөхәммәт Тәфкилевнең улы Барҗы-Алексеевск заводы хуҗасы Йосыф Тәфкилев (русча исеме Осип Тевкилев) турында да сөйләде.
«Ул әтисенең эшен дәвам итә, ләкин Пугачев фетнәсе вакытында вафат була. Шулай ук, алар нәселеннән Оренбург Мөселман Диния нәзарәтенең дүртенче мөфтие - Сәлимгәрәй Тәфкилевны әйтеп үтәр идем. Аның дини белеме булмый, ләкин үз тырышлыгы белән шул вазифага билгеләнә. Мәдрәсә-мәктәпләргә рус телен кертергә тырышкан. «Рус телен белмичә сез ничек яшәргә җыенасыз», - дигән фикердә булган. Шиһабетдин Мәрҗани аңа карата кискен фикердә булса да, элемтәдә торганнар», - диде тарихчы.
Галим әлеге нәселнең башка күренекле вәкилләрен дә атады.
«Котлымөхәммәт Тәфкилев – мөселман җәмәгать эшлеклесе, полковник, Россия империясе Дәүләт Думасының дүрт чакырылыш депутаты. 1917 елдан соң аның язмышы әлегә кадәр билгеле түгел, бу алга таба эзләнү темасы булып тора. Башкортстаннан килгән туган якны өйрәнүчеләр әйтүенчә, аның турында мәгълүматлар бар. Аларны күрергә, нигезләштерергә кызык булыр иде», - диде тарихчы.
-
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Россия галимнәре, туган якны өйрәнүчеләр, мөгаллимнәр катнашында «Ватанга хезмәт иткән татар нәселләре» Бөтенроссия фәнни конференциясе булды. Конференция Ватанны саклаучылар елы һәм «Ватанга хезмәт иткән татарлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Свежие комментарии